Баулы районы Хансөяр авылында алты бала Әнисе юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген Баулы районы Хансөяр авылында алты бала Әнисе  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Мәрьям Нуретдин кызы Мөрсәлимова   акыллы, хезмәт сөючән 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул 14 оныгына, 18 оныкчыгына яраткан дәү әни.

Мәрьям Нуретдин кызы тыл һәм хезмәт ветераны, 30 ел  колхозда авыр әшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан ул.

Күркәм юбилее уңаеннан Мәрьям әби район, авыл җирлеге җитәкчеләреннән, балаларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International