9 февральдә "Казан" гаилә Үзәгендә "Ышаныч" Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы чираттагы очрашу үткәрде

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Очрашуда ЗАГС идарәсенә гариза биргән һәм бик тиздән гайлә корачак яшь парлар катнашты. Нәкъ менә бу чорда булачак парларга гаилә,  ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында аңлату, аларны конструктив аралашу төзергә өйрәтү мөһим.
        Психолог яшьләргә, алар бер-берсен аңлап, ышаныч белән яшәсәләр генә  чын бәхет  төзеп булачагын аңлатты.
        Дәресләр булачак яшь парларга  гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында белемнәрен арттырырга,  тормыш корып яши башларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International