Бу көн тиз арада яратылды һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Хәзер аны барлык буын кешеләре дә бәйрәм итә - бу кадерле кешеңә бүләк бирү өчен, мәхәббәтеңне белдерү өчен, кияүгә чыгарга тәкъдим ясау өчен искиткеч сәбәп.
Изге Валентин Көне алдыннан - 13 февральдә - 63 пар гашыйклар никахларын рәсмиләштерергә уйлаган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, халык үтенече буенча Татарстан Республикасы ГХАТ органнары 14 февраль - ял көнендә һәр кияү белән кәләшкә өйләнешергә мөмкинлек бирде. Шулай ук яшь парлар Татарстан Республикасы хезмәтләр порталында (www.uslugi.tatarstan.ru) үзләре теләгән никах көнен, вакытын броньлау функциясе белән алдан гариза бирү белән беррәттән, тулысынча электрон гариза да тапшыра алалар.
Гашыйклар көнендә 33 пар никахларын теркәргә планлаштыра.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе барлык гражданнарны шундый мөһим карар - гаилә төзергә карар кабул итүләре белән котлый! Аларга нык мәхәббәт, җылы гаилә учагы, бер-береңне хөрмәт итү, шулай ук беренче очрашу хисләрен үз йөрәкләрендә саклап, бу озын һәм катлаулы тормыш юлын кул тотышып бергә узуларын телибез!
Бәйрәм белән!