Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы буенча шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында 2016 ел башыннан ачык дәресләр үткәрелә. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова бүген 24нче мәктәпнең 5 сыйныфында “Катнаш саннарны кушу һәм алу” темасына математика ачык дәресендә булды. Математика укытучысы Яманаева Вера Семён кызы үзенең күпъеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес ахырында Гүзәл Амирова укучылар белән аралашты, алар белән логик мәсьәләләр чиште. Дәрес бик кызык үтте.