Беренчедән, бу районыбызның яңадан торгызылуына 25 тулу белән бәйле булса, икенчедән, анда янәшәбездә яшәүче, эшләүче райондашларыбыз чыгыш ясый. Аларның күбесе безнең хезмәттәшләребез, ул-кызларыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз. Шуңа да ул тамашачы күңеленә якын, кадерле.
10 февраль көнне әлеге фестиваль кысаларында Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады. Һәм ул зур уңыш белән үтте. Һәр үзешчәннең чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.a