Зур Шәмәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Воробҗьев Павел Александрович бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Юбилярны Тәтеш муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Л.В.Абрамова, Зур Шәмәк авыл җирлеге Башлыгы И.И.Матюшин һәм Зур Шәмәк авылы ветераннар Советы председателе Н.А.Ворбьев җылы котладылар. Алар шулай ук РФ Президенты В.В.Путиннан, Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловтан булган котлауларны укыдылар һәм ныклы сәламәтлек теләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүгенгесе көндә районыбызда барлыгы 41 ветеран яши.