Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә авыл җирлеге секретарьлары катнашында йомгаклау киңәшмәсе узды

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

 2016 елның 10 нчы февралендә ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина белән авыл җирлеге секретарьләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе узган ел эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2016 елга вазыйфаларын яңгыратты.

Киңәшмәдә шулай ук, район советы депутаты Шәңгәлче районы авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов та катнашты. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе структурасына унбиш авыл җирлеге һәм шәһәр тибындагы Кама Аланы керә.

Авыл җирлеге секретарьларның гражданлык хәле актлары язмаларына кагылышлы эшчәнлеге нәтиҗәлеген һәм компетентлылыкны бәяләү өчен, 2016 нчы елның  февраль аеннан  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белән бергә  рейтинг система кулланылышка кертеләчәк.

Анда төрле дәрәҗәдәге эшнең башкарылуы билгеләнә, әлеге һәр дәрәҗәгә билгеле бер балл туры килә. Ел ахырында рейтинг таблицасы нәтиҗәләре буенча йомгаклар ясала һәм   авыл җирлеге секретарьлары арасында иң яхшы хезмәткәр билгеләнәчәк.

Очрашу ахырында ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Елантово башкарма комитеты авыл җирлеге секретаре Мартьянова Надежда Александр кызын чын күңеленнән котлады һәм ГХАТ Идарәсе Министрлар кабинетының рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International