Бу көнне 6 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды вәкиле Екатерина Кузьминых тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Ул әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыклады, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез.