“Яшьлек” мәдәни үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте. Конференция эшчәнлегендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Мәдәни җомга” гәҗите журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлеге башлыклары, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаштылар.
Оешманың Актаныш районы бүлекчәсенең 2015 елга хисабы һәм 2016 елга планнары буенча “Ак калфак”ның район буенча җитәкчесе Айгөл Галимянова чыгыш ясады.
2015 елның язында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныш районы бүлекчәсе оеша. Ул оешма үз эченә түбәндәге комитетларны сыйдыра: «Милли тормыш һәм дин» комитеты – аның җитәкчесе Закирова Зөһрә Хабибрахман кызы; сәламәтлек саклау комитеты– аның җитәкчесе Хусаинова Анҗелика Эдуард кызы; мәдәният комитеты – аның җитәкчесе Мавлетова Энҗе Мулланур кызы; ветераннар комитеты – аның җитәкчесе Хафизова Лира Гулум кызы; мәгариф комитеты аның җитәкчесе Нурлыева Ләйсан Фоат кызы; мәктәпкәчә белем учрежденияләре белән эшләү комитеты - аның җитәкчесе Хасанова Наилә Назиф кызы; эшмәкәр хатын-кызлар комитеты- аның җитәкчесе Тухбатуллина Чулпан Илдус кызы; психологик ярдәм күрсәтү комитеты аның җитәкчесе Бариева Ландыш Фирдәвис кызы; яшьләр комитеты - аның җитәкчесе Хазиева Алмазия Илдус кызы; «Татар Гаиләсе» комитеты аның җитәкчесе Мөхәмәдиева Гөлфинә Баян кызы; милли кул эшләрен үстеру комитеты - аның җитәкчесе Галиева Әлфия Хәсән кызы; мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү комитеты - аның җитәкчесе Ахметова Светлана Мулләхмәт кызы . Шулай ук районыбызның һәр җирлегендә “Ак калфак” оешмасының филиалларын булдырыла.
Ни өчен шул кадәр күп комитетлар оешты дигән сорауларга җавап - бөтен төр өлкәдә хезмәт итүче күркәм хатын-кызларыбызны туплап, җыеп төрле юнәлештә үзебезнең эшчәнлекне җәелдерергә тырышу.