Мамадыш шәһәрендә “Наркотикларга каршы спорт” дигән фестиваль узачак

2016 елның 13 феврале, шимбә

Ул гашыйклар көнендә булачак. Мамадыш районының  14 яшьтән 30 яшькә кадәрге  100 кешесе катнашачак.  Ул фестиваль  кысаларында зарядка һәм зумба биюе каралган. Фестиваль сәламәт яшәү рәвешен  генә түгел, бердәмлек  һәм матурлыкны күрә белергә дә өйрәтә. Фестивальдә яшь гаиләләр дә катнашуын истә тотсак, бу чараның  гаилә институтын саклауга да  өлеше  булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International