Изге теләкләр теләделәр

2016 елның 12 феврале, җомга

12 февральдә яңа гаилә корган Никифоровларның никахын теркәу тантанасы гәдәттәгегә караганда үзгәрәк үтте.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге инициативасы буенча “Нык гаилә” гомумфедераль партия проекты кысаларында, тантанага быел үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үтәчәк Кадыйровларның гаилә парын чакырдылар. Өйләнешүчеләрне һәм гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулган Кадыйровларны партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Храменкова җылы котлады. Тату һөм нык гаилә – дәүләтнең кәчен һәм нигезен тәшкил итә, дип ассызыклады ул һәм “Бердәм Россия” партиясенең истәлек бүләкләрен тапшырды. Яшьләргә шулай ук ярты гасырдан артык пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшеүче Кадыйровлар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International