”Мәхәббәт яшьләрдә димә”

2016 елның 13 феврале, шимбә

13 февральдә Апас районы Кызыл Тау авыл җирлегендә “Изге Вәли көне” уңаеннан “Мәхәббәт яшьләрдә димә” дип исемләнлән кичә узды. Бирегә 40 елдан артык татулыкта һәм тигезлектә яшәүче,  җирлектә үрнәк булган  гаиләләр чакырылган иде. Алар  яшьләргә киңәшләрен бирделәр, гаиләнең ныклылык серләрен ачтылар. Авылдашлары тарафыннан әзерләнгән концерт барчасының күңелләренә дә хуш килде. Чара азагында катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International