2016 нчы елның 13 нче февралендә Яшел Үзән шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” Република конкурсының зона этабы үткәрелде.
“Татарстан хатын-кызлары” Региональ хатын-кызлыр оешмасының хатын-кызлар советы җитәкчесе, Буа ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева турыдан-туры районыбыз конкурсанткасын хәзерләүдә катнашты.
Финалга чыгу өчен 8 муниципаль районнан 28 катнашучы көрәште. Үзләрен талантлы оештыручы һәм лидер итеп күрсәткән, үз тирәсендә җәмгыять проблемаларын чишүдә социаль актив кешеләрне туплаган “Лидер хатын-кыз” номициясендә Буа ветеринария техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Резида Илгизәр кызы Мостафина чыгыш ясады. Резиданың чыгышы иң массакүләм һәм яктылардан булды, чөнки аңа ярдәмгә шәкертләре- ветеринария техникумы студентлары, хезмәттәшләре килгән иде. Жюри безнең конкурсанткага югары бәя бирде, Җиңүче Дипломы белән бүләкләде. Ул 2016 нчы елның 4 мартында Казан шәһәрендә үткәреләчәк финал конкурсында катнашырга лаек булды. Котлыйбыз! Финалда уңышлар телибез!