“Гомерем буе көттем бу сөюне...”

2016 елның 13 феврале, шимбә

Бу сүзләрне Раил бүген сөйгән ярына пышылдый. Еллар узган саен, мәхәббәт суына, югала диләр. Бүген без сезгә матур мәхәббәт тарихын бәян итәбез.

Раил белән Татьяна тәүге тапкыр 15 ел элек очраштылар. Татьяна, машина йөртү таныклыгын алу белән, юл патшасына әйләнде. Аның шәхси автомобиле – запорожец барлыкка килде. Көннәрдән бер көнне Татьяна бертуган абыйсын өенә кайтарып куярга ният кыла. Ләкин абыйсы үзе генә булмый, аның белән Раил исемле чибәр егет тә кушылып керә. “Менә шул чагында салкын су сипкәндәй булды, фикерләр буталды, хисләр дөрләде”, дип искә алалар алар бүген, елмаеп. Шул мизгелдә туды ул – беренче мәхәббәт!

Яшьләр бергәләп кичке шәһәр урамыннан иңләде, таң атканын каршы алдылар. Бар да бәхетле, бар да матур, бар да шулай булыр төсле... Әмма, язмышның үз кагыйдаләре һәм аларны аралап үтү мөмкин түгел. Раил белән Татьяна аерым сукмактан атларга мәҗбүр булдылар...

Һәрберсе “бәхетле” булырга тырышып, аерым тормыш юлыннан буйлады. Ләкин яшьлек мәхәббәте бер көн, бер минут, бер мизгел дә күңелдән китмәде. Хисләр, без гади кешеләр күрә алмаслык, илаһи көчкә ия.

15 ел гомер узды... Күпме сулар акты, күпме язлар килде... Раил белән Татьяна кулларыннан нык кысып бүген Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә гомерлеккә язмышларын бер итү өчен түрдә урын алдылар. Гашыйклар көне алдыннан Раил белән Татьяна матур гаилә кордылар. Аерым сукмаклар бергә кушылды, уйлар, хисләр, теләкләр уртак булды. Яшь парларның тагын бер үзенчәлекле, үзләренә генә туры килә торган “13” саны бар. Аларның шәхси транспортлары – 13 марка, алар сатып алган йорт 13 сан астында, 13 көнне алар гаилә кордылар һәм вакытын да 13:00 дип сайладылар.

Мәхәббәт бер килсә, гомерлеккә кала икән! Бүгенге матур мәхәббәт тарихы яшьләр өчен үрнәк булсын иде. Ә инде без үз чиратыбызды Раил белән Татьянага чиксез мәхәббәт, матур гомер юлын узуларын теләп калыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International