Түбән Камада Машариповлар гаиләсе Зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр

2016 елның 13 феврале, шимбә

2016 елның 13 нчы февралендә романтик һәм матур бәйрәмнәрнең берсе – гашыйклар көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Машариповлар гайләсен уртак тормыш итү зөбәрҗәт юбилее белән котладылар.

Каримбай һәм Анна Васильевнага никахлашу Сараена килергә сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәде, шуңа күрә белгечләр иң изге теләкләре белән өйдә котладылар. Күп санлы туганнары һәм якыннары арасында, юбилярларга котлау хаты һәм чәчәкләр тапшырылды. Истәлеккә Машариповлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Хөрмәт Китабында имзаларын калдырдылар.

Каримбай һәм Анна Васильевна бергә 55 ел гомер иттеләр. Алар сигез бала тәрбияләп үстереп тәрбияләгәннәр, ә хәзер унөч оныгы һәм өч оныкчыгы тәрбияләүдә катнашалар. Зур, тату Машариповлар гаиләсе барыбыз өчен дә үрнәк гаилә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International