"Изге вәли көне"- иң матур һәм романтик бәйрәм, Россиядә һәм бөтен дөньяда 14 февраль көнне билгеләп үтелә. Бу көнне валентинкалар бүләк итәргә һәм мәхәббәт юлламасы язарга кирәк.
Шулай итеп, гашыйклар көне бәйрәме алдыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында "Изге Вәли Көне" плакаты урнаштырылды. Плакаттагы йөрәкләргә булачак яшь парлар "Изге Валентин Көне!" белән котлап мәхәббәт юлламасы язып калдырдылар.