Ледянкиннар гаиләсенең бәхет рецепты

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

       Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның 14 февралендә “бриллиант” юбилярлар – Сергей Андрей улы һәм Екатерина Николай кызы Ледянкиннар гаиләсенең тантанасы узачак.

        22 февральдә бу гаиле үзләренең 60 еллык гаилә юбилеен үткәрәчәк. Яр Чаллы шәһәренә яшь гаилә Ярославль өлкәсеннән КамАЗ төзелешенә күченеп килгән. Гомер буе уңган, булган, абруйлы, ачык күңелле кешеләр үзләрен яраткан эшләренә биргәннәр. Ике уллары үзләренә охшаган: гадел, намуслы, тырыш, эшчәннәр.

       Юбилярларның төп рецепты: бербереңә терәк, кирәк булып кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан тылысын тоеп бергә-бергә яшәргә.

      Ледянкиннар гаиләсенә дөньяның ямен, рәхәтен күреп  озак яшәргә, сәламәтлек, балалар һәм оныклар бәхете телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International