Бер гасырлык гомер. Тугыз бала - тугыз бөркет

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Әниләренең  юбилее янә Гафуровларны төп нигезгә туплады. Иске Ишле авылында гомер кичергән һәм 100 яшенә җиткән Мөзәйҗинә апаны юбилее белән котларга район башлыгы Александр Шадриков та килгән иде.  Ил язмышындагы өлкән буынның ролен ассызыклап, аларның ныклыгы, хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау телеграммаларын һәм район хакимиятеннән бүләк тапшырды.Өлкән туганнары Замир, Заһид, Вагиз абыйлары кебек Роза да үз тормышын кора, Яңа Чокалы авылы егете Рәискә кияүгә чыга, бүгенге көндә аларның барысы да, шулай ук, тагын бер кыз Глиза да Ульяновск шәһәрендә яшиләр.

Ә Мөзәйҗинә апа белән Абдрауф абыйның тугыз бөркете арасында үз язмышларын авыл белән бәйләгәннәре – Җәүдәт, Барис, Гөлфәр һәм Харис

Мөзәйҗинә апаның уң кулы булып Харисы яшәсә, бераз авыр суласа да килеп җиткән кешесе –кызы Гөлфәр.  Туган-үскән җирләренең, Гафуровлар фамилиясен район, Татарстан, ил тарихына язып калдырачак шәхесләр тәрбияли Мөзәйҗинә апа. Алар мондый дәрәҗәне тырышлыклары, илне-көнне аңлаулары, эш сөючәнлекләре белән яулыйлар. Гафуровлар турында әллә ничә китап язылды инде, фильмнар төшерелде.  Төрле чорларда җитәкче постлар биләгән, районны җитәкләгән улы Җәүдәте, бүген дә зур бер авылга яшәү көче биреп торучы Барисы, үз авылында иген үстерүче, картайган көнендә үзен тәрбияләүче  Харисы бар ананың. Беркайчан да йөзен кызартмаган, авыр сүз әйтмәгән, ишеттермәгән балалары белән бәхетле ул, Мөзәйҗинә апа һәм дә озын гомерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International