Гашыйклар көненә багышланган кызыклы һәм күңелле чарада катнашу турында

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне күпчелек илләрдә Изге Валентин, яисә Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Әлмәт шәһәрендә Нефтяниклар мәйданында барлык гашыйкларга багышланган кызыклы һәм күңелле чара үткәрелде. Районда яшәүче татар, рус, чуваш, мордва, керәшен милләтләре үзләренең туй йолаларын күрсәттеләр. Мәсәлән, татарларның “Килен каршы алу” йоласыннан күренгәнчә, кияүнең йортына килен тормышлары йомшак булсын өчен мендәргә басып керә, аны “Бал кебек татлы бул, май кебек елгыр бул!” сүзләре белән каршы алып  бал һәм май каптыралар; русларда “Килен сатып алу” йоласында кияүне һәм аның белән килгән кунакларны төрле биремнәр, җәзалар белән көтеп торалар; чувашларда “ Чуваш халык җыр-такмак” йоласында кияү һәм аның дуслары каләш артыннан башка авылга барырга рөхсәт сорыйлар; мордвада “Панаро кандомо” дигән матур йола бар, каләшнең дус кызлары кияүгә күлмәк саталар, ләкин сатыр алдыннан аңа иске зур күлмәк тыгып куялар. Шуннан сөң кияү белән каләшнең дус кызлары арасында сөйләшүләр алып барыла, мордва җырлары һәм биюләре башкарыла. Мондый матур, тәрбияви чарада әлмәтлеләр читтә тора алмады, күбесе йолаларда катнашып күңел ачты, күтәренке кәеф һәм җан рәхәте алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International