Менә нинди бит ул безнең хатын-кызлар! Кайсы эшкә тотынсалар шуны гөл итәрлек уңгалыкка да, тормыш сынауларына бирешмәс рухи батырлыкка да, дөнҗяны ямҗләндерүче эчке һәм тышкы матурлыкка да ия алар.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгенең Әлки районы турын тамаша кылганда да анда катнашучы ханым һәм туташларга ихластан сокланып, алар белән горурланып утырдык.
Бәйгедә төрле номинаөияләрдә 15 хатын-кыз җиңү өчен көрәште. Алар төрле авыл җирлекләреннән һәм коллективлардан сайлап җибәрелгән иң-иңнәр-эшлеклеләр, уңган-булганнар, зирәкләр, талантлылар.