17 февраль көнне «Казан» гаилә үзәгенең алтын залында юбилярларны котлау тантанасы узды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бәйрәмгә 18 пар чакырылган иде. Бу көнне Мендельсон маршы 50 һәм 60 ел элек кызыл туйларын бәйрәм иткән парлар өчен тагын бер тапкыр яңгырады. Алтын һәм бриллиант туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Гаилә  кеше тормышында иң мөһим роль уйный. Алтын һәм бриллиант туйга – мәхәббәт, тугрылык, сабырлык һәм тынычлык аша гына ирешеп була. Алга таба да әлеге яхшы гаиләләрдә игелек хөкем сөрсен, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, хөрмәт һәм дуслык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International