Тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

2016 елның 16 февралендә район башкарма комитетының никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне  Чирмешән районындагы 15 гаилә сертификатка ия булды. Ана капиталына сертификатларны  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырды. Миләүшә Батыршина  барлык әниләрне сабыйлары туу белән тәбрик итте һәм район үсешенә генә түгел, республика үсешенә дә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Пенсия фонды начальнигы Гөлфия Гыймранова һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова әниләрне тәбрик иттеләр. Гөлфия Әхәт кызы Ана капиталын нинди максатларда кулланып булу хакында сөйләде.

Барлык аналарны сертификат алулары белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International