Сарман авылында яшәүче Мөхәммәтдинова Зәйнәп Мөхәммәтдин кызына 90 яшь тулды

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 18 нче  февралендә Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мөхәммәтдинова Зәйнәп Мөхәммәтдин кызына 90 яшь тулды. Зәйнәп апа Азалак авылында туган. Биш бала үстергән. "1 Май" күмәк хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Зәйнәп апа - тыл хезмәткәре һәм хезмәт ветераны. Бугенге көндә 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы шатлыклары белән яши.

Аны юбилее белән район җитәкчелеге котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бүләк тапшырды. Зәйнәп апаны тәбрикләргә якыннары, туганнары килделәр. Без дә матур теләкләребезне  җиткереп, ветеранга тән сихәтлеге, хәерле картлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International