Казанлылар үз балаларына Яков, Аглая, Бэлла, Сюмбель, Амин, Тимерлан исемнәрен бирделәр

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 455 сабый теркәлде: 217 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала 780, ә иң зуры – 5120 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Тимур, Оливия, Валерия, Полина, Ранель, Максим, Камилла. Сирәк очрый торган исемнәр: Яков, Аглая, Бэлла, Сюмбель, Ева, Дана, Амин, Тимерлан, Эмилия, Исмаил.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 124 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 61, каләшкә – 50 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International