Күптән килгән традицияләр буенча, Буа ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укычылары белән очрашу-әңгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әңгәмә ахырында ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева, укучыларга истә калырлык китап өләште һәм алдагы көннәрдә икенче өлешләрен эзләгәндә уңышлар теләде.