“60 ел гомер күпмени ул, ихлас булса әгәр хисләрең!” Балык Бистәсе районында “бриллиант туй”

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Мәхәббәт темасы бүгенге көндә дә мәңгелек темаларның берсе булып кала бирә. Аның турында күпме шигырьләр, җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Ә инде чын мәхәббәт турында без күбрәк шул әсәрләрдән укып беләбез.

Бүген без сезне ихлас мәхәббәтләрен гомерләре буе йөрәк түрләрендә йөртеп, 60 ел гомерне иңнә-иң куеп яшәүче Шәмсүн абый һәм Хөснурый апа Гарифовлар гаиләсе белән таныштырасыбыз килә.

Шәмсүн абый һәм Хөснурый апа бүгенге көндә Балык Бистәсе районының матур Ямаш авылында гомер кичерәләр. Авыл халкы тарафыннан олы хөрмәткә казандылар алар. Берсен-берсе сөендереп Гарифовлар гаиләсендә уллар һәм кызлар туды. Ә бүгенге көндә зур йортны гөрләтеп, оныклар һәм оныкчыклар да дәү әти белән дәү әниләре янына кунакка кайтырга ашыгалар.

“60 ел гомер күпмени ул, әгәр ихлас булса хисләрең!”

Бүгенге көндә олы хөрмәткә ия булган Шәмсүн абый һәм Хөснурый апа Гарифовларны “мәхәббәт”ләренең туган көне белән тәбрик итәбез. Әле бик күп еллар җанны-җанга бәйләп, иңне-иңгә куеп бәхетле, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International