Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 15000 нче ана капиталыгы таныклыгын тапшырдылар

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 18 февральдә Ватанны саклаучылар Көне бәйрәме үңаеннан никахлашу Сараенда исем кушу тантанасы узды. Илнур һәм Лилия Гильфановлар  гаиләсендә малай туды, аның әти-әнисе аңа матур көнчыгыш исеме –  "Сәед" исемен биргәннәр. Гарәп теленнән ул, "бәхетле" дигәнне аңлата.

Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Гильфановлар гаиләсенә сабыйның беренче дэулэт документы – туу турында таныклык тапшырдылар. Бәхетле ата-аналар шатлыкларына сөенеп туя алмыйлар, чөнки бала туу – иң матур, дулкынландыргыч вакыйга, ә гайләдә икенче бала туу – икеләтә әһәмиятле вакыйга, гаиләдә инде өлкән уллары Нияз да үсеп килә.

Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Лариса Семенова, Илнур һәм Лилияне икенче бала туу белән чын күңеленнән котлады һәм санау буенча аларга туры килгән, 15000 нче дәүләт ана капиталы таныклыгын тапшырды. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, үз чиратында, сабыйга сәламәтлек, исән-сау үсеп җитәргә һәм әти-әнисенә һәм туганнарына ышанычлы терәк, таяныч булырга дигән теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International