Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре сугыш ветеранын Ватанны саклаучылар Көне белән котладылар

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

2016 нчы елның 22 нче февралендә, Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан, Түбән Кама ГХАТ хезмәткәрләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Евладий Кирилл улы Заборников янына бардылар.

Ветеран һәм аның тормыш иптәше Нина Тимофеевна кунакларга бик шат иде һәм аларга игътибар биргәнебез өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Әңгәмә вакытында чәй табыны артында Евладий Кириллович сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты, сугыш кыенлыкларын, хәрби тормыш тарихын искә төшерде.

Үз чиратында, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе белгечләре Евладий Кирилл улына рәхмәт сүзләрен белдерделәр һәм сугыш кырларында кыюлык, батырлык күрсәткән ветеранга күңел тынычлыгы ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International