2016 елның 20 февралендә, Яшел Үзән шәһәренең ЦКИНТ Горький исемендәге конференция – залында, Яшел Үзән муниципаль районы Советы депутатларының исәп-хисап сессиясе узды, анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Юрий Камалтынов, Илшат Ганиев, беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры Николай Титов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты. Шул исәптән, сессиядә катнашучылар арасында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ булеге җитәкчесе М. Н. Яковлева бар иде.
Көн тәртибендә беренче булып, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесен билгеләү иде. Депутатлар бер тавыш белән Айрат Сахибуллины сайлады. Соңгы эш урыны - Татарстан Республикасы Президенты Идарә Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе. Әлеге кандидатура яшелүзәнлеләргә яхшы таныш, Яшел Үзән муниципаль районы нәкъ менә Айрат Хадисов улы канаты астында иде.
Сессиядә икенче мәсьәлә булып, депутатлар белән каралган Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин хисабы торды. Үзенең чыгышын Александр Василий улы, 2030-стратегиясе рамкасында, районның үсеш перспектив планына багышлады. Аның сүзләренә караганда, кеше капиталын үстерүгә, формалаштыруга һәм инновацион икътисад үстерүгә аерым басым ясарга кирәк.
Яшел Үзән башлыгы 2016 ел бурычларын билгеләде: авария хәлендәге йортлардан күченү программасын гамәлгә ашыру, авылда бизнесны үстерүгә, авария хәлендәге челтәрләрне ремонтлау, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны каплау, күп балалы гаиләләрне коммуникацияле җирләр белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру, табигатьне саклау зоналары программасы. Чыгышы ахырында район башлыгы төп сәяси вакыйга – Дәүләт Думасына сайлаулар булачагын искә төшерде, халыкны актив катнашырга чакырды.
Татарстаннан дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов республиканың федераль үзәк ягыннан ярдәме турында сөйләде, һәм, ул дәвам ителергә тиеш дип ассызыклады.
Сессияне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төгәлләде, ул 2015 елда муниципалитеты эшчәнлегенә бәя бирде, кыенлыкларга карамастан, икътисад предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яхшы эшләделәр дип ассызыклады. Ул хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде, шәһәр һәм район халкын иҗтимагый тормышка активрак кушылырга чакырды, шул исәптән, саулау процессы праймеризы 22 май да башланачагы турында әйтте.