Барыгызны да ихлас күңелебездән чын ир-атлар бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Хәзерге вакытта 23 февраль, дистә еллар элек кебек үк, барыннан да элек кеше характерының батырлыгы һәм чыдамлыгы, көч рухы һәм Ватаныбызга карата тугрылыгы белән бәйле ассоциацияләр уята.
Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе Сезне бу көн белән котлый!
Чын күңелебездән Сезгә тынычлык, сәламәтлек, озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге, татулык, шатлык һәм игелекләр теләп калабыз!