20 февраль көнне Техника йортында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге тырышлыгы белән әзерләнгән «Ана һәм бала» ачык шәһәр конкурсы булып узды. Катнашучыларның осталыгы һәм таланты һәммәсен дә таң калдырды. Балаларга хас садаилек, эчкерсезлек беркемне дә битараф калдыра алмады.
Техника йортының фойесында «Мамонтенок» хәрәкәте волонтерлары оештырган хәйрия акциясе дә узды. Иван Костинга (http://vk.com/wall-59648910_1695) дәвалау һәм тернәкләнү курсы узу өчен акча җыйдылар.
Залда мәрхәмәтлелек һәм мәхәббәт атмосферасы хөкем сөрде. Конкурста катнашучыларның һәммәсенә сертификат, истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Ә җиҗүче исә – дуслык!!! Тамашачылар, үз чиратында, яхшы энергия һәм шәп кәефкә ия булды.