Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагиз кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рузалия Хәким кызы Галиева да котлады. Чакырылган кунакларга җырчы Эдуард Асапов җыр бүләк итте.
Чарадан соң барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.