Минем әти герой, минем әти иң яхшысы!

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

2016 нчы елның 1нче февраленнән 17 нче февраленә кадәр Актүбә бистәсендә ЗАГС бүлеге районкүләм конкурс кысаларында "Минем әти герой, минем әти иң яхшысы" иншалар конкурсы уздырды. Бәйгедә 2, 3 мәктәп укучылары актив катнашты. Барлыгы 31 эш кабул итеп алынды. Бу иншаларда  hәр бала үз әтисенең иң яхшы hәм иң батыр булуы, аның белән горурлануы hәм бик нык яратуы турында яза.

Конкурста җиңүчеләр:

1 урын: Хабибуллин Арслан, 2 нче мәктәп, 4 нче класс укучысы

2 урын: Карпов Раил, 3 нче мәктәп, 3 нче класс укучысы

3урын Валиуллин Артур, 3 нче мәктәп, 2 нче класс укучысы.   

Аларга истәлекле бүләклэр hәм мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International