23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

ЗАГС бүлеге Менделеевск районында һәм шәһәрендә яшәүче барлык ир-егетләрне   бәйрәм белән котлый! Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек  теләп калабыз.  Гаиләгез ныклы һәм бәхетле булсын. Күгегез һәрвакыт аяз булсын, беркайчан да кулыгызга корал алырга язмасын.

Наилә һәм Ринат Абделхаковлар  бу елдан башлап  23 нче февральдә  язылышу көнен дә бәйрәм итә башлаячаклар. Язылышу көнен    яшь пар очраклы гына сайламаган, чөнки  нәкъ шушы көнне алар икесе  дә  туган көннәрен бәйрәм итәләр.

Без аларны чын күңелдән никах  һәм  туган көннәре белән кайнар котлыйбыз,  гаилә бәхете, сәламәтлек, бер-берсенә ышанычлы терәк булып  озын гомер итүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International