2016 елның 24 февраль көнне Мамадыш район үзәк хастаханәсен дә 2015 елның нәтиҗәләре буенча җыелыш уздырылды.
Җыелыш барышында райондагы демографик ситуацияга анлиз ясалды. Мамадыш районында даими торучы халык саны 43 802 кеше тәшкил итә. Профилактик чаралар уздыру аркасында 5 ел дәвамында үлем 15,2% ка тикле кыскарды, һәм 2015 елны 15,3 % 1мең кешегә тәшкил итә. Ә инде туу 13,0% тан 11,3% 1 мең халык санына төшкән. Мондый мәгълүматлар медицина хезмәткәрләрнең киңәшмәсендә, үткән 2015 нче елның нәтиҗәләр кую һәм 2016 нчы елга планнар һәм бурычлар кую утырышында Мамадыш үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Ильдус Димеев сөйләде.
Шулай ук, әле туган баланы бала тудыру йортыннан чыкканчы теркәү һәм үлгән кешене 3 көн дәвамында теркәү кирәклеге турында сүз алып барылды.
Җыелышта Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да катнашты .