Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре интернет челтәрләрендә пәйда булган бер ролик героинясы белән аралаштылар. Казаннан 28 яшьлек Оксана Гарипова аны сөйгән яры 14 февраль төнендә ни өчен Мамадыш районына алып киткәнлеге турында сөйләде.
-Без берберебезне инде яшь чактан ук беләбез, бергә укыдык, ә бер ел элек очраша башладык. Костя һәрвакыт оригиналь иде, ә менә романтик икәнлеген мин сизмичә дә йөргәнмен. Бәйрәм көнен ул Мамадыш районын- да билгеләп үтәргә кирәк дип эйтте. Мин ризалаштым. Соң барып җиткәнлектән , мин кайда булуыбызны аңлый да алмадым. Иртә белән урамга чыккач кына , Соколкада ял итү базасында икәнлегебезне аңладым. Минем анда бер кайчан да булганым юк иде. Костяга Парижны күрәсем килү турында әйткән саен хыялларыма бер төсле җавап бирә иде: “Нинди Париж?Менә Мамадыш, мин моны аңлыйм!» Шуның өчен “Кояш өендә” ялны мин Гашыйклар көне бәйрәменә бүләк дип аңладым. Таудан чана белән шуганнан соң мин өйгә кайттым, аннан инде мине күземне бәйләп урамга алып чыктылар. Кузләремне ачкач, ак ат өстендә мин Наполеон костюмындагы бер яшь егетне күрдем. Ул минем Костям иде. Хис -кичерешләрем тулып ашты. Константин – минем принц, мин алдагы тормышымны аның белән үткәрергә әзер, шуның өчен мин аның тәкъдименә ныклы “әйе” дидем- дип сөйли Оксана.