Шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Насибуллин Гыйлфан Насибулла улы билгеләп үтте

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан аны район Башлыгы урынбасары Рөстәм Сәмигуллин, район ветераннар союзы җитәкчесе Гөлнәзирә Тәлипова һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хамизуллин  тәбрикләделәр. Ришат Сәмигуллин РФ Президенты Владимир Путин һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хатларын тапшырды.

      Гыйильфан Насибулла улы гомер буе тракторчы булып эшләгән. Гомер иптәше белән бергә 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде ул 4 онык һәм 3 оныкчыкка сөенеп туя алмый. Үзенең 90-яшьлек юбилеен Гыйлфан абый туганнары белән бергә каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International