Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез. 2016 нчы елның 25 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 8 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов котлады. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең урынбасары Лилия Камалюкова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлау сүзләре җиткерде һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты. Бәйрәмдә “Салават күпере” балалар бакчасының балары катнашты. Алар бәйрәм кунакларына күңелле тамаша әзерләделәр.