2016 елның 26 февралендә эшлекле иртәнге аш кысаларында мәктәп укучылары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы белән аралаша алдылар. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар: яңа туган балаларның популяр исемнәре, бүген яшь парлар кайда үз никахларын терки алалар, никахлашу һәм аерылышу статистикасы, гаилә таркалуның төп сәбәпләре, милләтара никахлар нинди өлешне тәшкил итә, ГХАТ нинди хезмәтләрне электрон рәвештә тәкъдим итә, нәрсә ул "туй туризмы" һәм ул Татарстан Республикасында ничек үсә, 14 февраль көненә күпме никахлашу туры килә, 8 июль - Мәхәббәт һәм тугрылык көне яшь парлар арасында ни дәрәҗәдә популяр. Әңгәмә профессиональ темага сөйләшү белән генә чикләнмәде, ә кунакның үз тормышыннан алынган фактлар белән үрелеп барды: бала тәрбияләү, хобби, спорт белән шөгыльләнү, уңыш серләре, тормыш кыйммәтләре. Альбина Рафаил кызы беренче урынга барыннан да бигрәк, әлбәттә, гаиләне куя. Шуңа күрә ул укучыларга теләсә кайсы яшьтә булуга карамастан гаилә мөнәсәбәтләренең кадерен белүне теләде һәм кем әле үз гаиләсенең нәсел шәҗәрәсен төземәгән, аларга һичшиксез бу эшкә тотынырга өндәде.