Бүген, 26 февраль көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә гимназиянең 9нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды. Укучыларга никахлашу тантанасында катнашу мөмкинлеге тудырылды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Шулай ук алар архив язмаларын зур кызыксыну белән карадылар. Очрашу ахырында укучыларга истәлеккә "Гаилә битләре" дигән кулланма бүләк ителде.