Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Масленица» бәйрәме

2016 елның 27 феврале, шимбә

«Масленица»   бәйрәме – күп гасырлардан сакланып калган борынгы славяннар бәйрәме. Гадәттәгечә, чаралар кышны озату һәм барлык табигатьне йокыдан  уятуга юнәлдерелгән. «Масленица» бәйрәме белән туй үткәрү гореф-гадәтенә бәйле. Бәйрәм атнасыннан соң, Бөек Ураза башлана һәм шуңа күрә яшь парлар өйләнергә ашыгалар.

Бу көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе тантаналы рәвештә 30 парны рәсмилләштерергә планлаштыра, ә 2016 нчы елның 12 нче март көнендә кыш озату һәм Нәүрүз бәйрәме узачак.

Бу көнгә багышлап, никахлашу Сарае фойесын самавырлар  күргәзмәсе бизиячәк, яшь парлар «Теләк күпере» аша үтеп,  теләкләр телиләр һәм бәхеткә кызыл тасманы бәйләп куялар. Фольклор ансамбле «Ромашка» башкаруында кунакларны һәм яшьләрне борынгы җырлар һәм бәйрәм йолалары белән таныштырачаклар һәм хуш исле тәмле коймак белән сыйлыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International