Бу карар 2016 елның 27 февраль көнне Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Смирнова Алена уздырган җыелышта кабул ителде.
Алар 4 төркем итеп оештырылачак, һәрбертөркем 5 кешедән торачак. Эш юнәлшенең берсе- эш төркеменең чыгып йөрүе. Төркемдә социаль хезмәткәрләр, психологлар, дин әһелләре һәм шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина булачак. Алар күп кенә оешма-предприятиеләр дә эш коллективлары белән очрашып аерылышу һәм уз-узенә кул салу буенча профилактик әңгәмәләр алып барачаклар.