ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Ә игезәк бала туса, икеләтә шатлыктыр, мөгаен.

    Мамадыш шәһәрендә туып үскән, ә хәзер Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче, хөрмәтле яшь Хисматовлар гаиләсендә икеләтә сөенеч – 2016 нчы елның 14 гыйнвар көнендә игезәк малай -балалары туды. Малайларга ата-аналары күркәм мәгънәле исемнәр сайлаганнар – Азамат һәм Салават. Татар исемнәре сүзлегенә күз салсаң, Азамат исеме - баһадир, кыюлыкны, ә Салават - догалар, мактау җыры, фатихә бирү дигән мәгънәгә ия. Азамат белән Салават - гаиләдә икенче һәм өченче балалар, апалары Адилә   өчен көтеп алынган энекәшләр.

Менделеевск районы Турай мәктәбендә гаиләне  һәм  гаилә гореф-гадәтләрен ныгыту максатыннан “Әти-әни һәи мин – спорт гаиләсе”  дигән ярыш уздырылды. Чарага сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларында спортка карата мәхәббәт тәрбияләүче башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары килде.

Ата-ана өчен бала туу әйтеп бетергесез  зур шатлык.  Игезәк бала туганда бу шатлык икеләтә арта.  2016 нчы елның икенче аенда Менделеевск районының  ЗАГС бүлегендә икенче игезәкләрне теркәү үткәрелде.  Бәхетле Николай һәм Наталья Даниловлар гаиләсендә  игезәк бала – малай һәм кыз туды. Малайга Артём , кызга Диана дип исем куштылар.  Даниловлар  гаиләсенә тынычлык, гаилә бәхете, нәниләргә сәламәтлек телибез.

Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе 2016 нчы елның башыннан «50 мәхәббәт юбилее» масштаблы проектын эшләтеп җибәрде. Шәһәребезнең 50 еллыгына, ГХАТ Идарәсе белгечләре, Түбән Камада яшәүче, беренче чиратта шәһәр белән бергә туган беренче төзүчеләр гайләләренең туй көнен илле бергә тормыш итү юбилеен танатаналы рәвештә үткәрергә ниятлиләр.

Барыбызга да билгеле булганча, 2016 ел - кәбисә ел. Кәбисә елда гына 29 февраль җитә, һәм ул дүрт елга бер тапкыр гына була.


28
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Бу тамашаны уздыру гадәткә әверелде, аны кияүгә чыгарга әзерләнүче кызлар көтеп ала. Тамашада бу юлы да гаилә психологы Р.Казанцева, туй уздыру белгечләре, фотографлар, төрле консультантлар катнашты.

2016 елның февраль ахырында Яшел Үзәндә беренче тапкыр әтиләр һәм балалар катнашында фестивале үтте. 38 яшел үзән гаиләләре балалар иҗаты Үзәге җыелып, үзләренең иҗади сәләтен күрсәтергә килделәр. Фестивальның төп максаты- Яшел Үзән районы җәмәгатьчелеге һәм барлык ата-аналар җыелып, әтиләрне балалар тәрбияләүгә җәлеп итү.

 


27
февраль, 2016 ел
шимбә

Әлеге вакыйгалар рубин булып тора — кызыл асылташ. Рубин никах теркәү ЗАГС бүлеге белгечләре Пошва Владимир Николай улы һәм Галина Иван кызы гаиләсенә уткәрделәр. Буе яшәп бергә зур яртысын тормыш, алар күрсәтә үз тугрылык, якынлык һәм бер-береңә хөрмәт.

 

2016 елның 26 февраль көнендә Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында 13 балигъ булмаган яшьләргә дәүләт документы тапшырылды. Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.

Никахлашуларына ярты гасыр үтеп китсә дә,  алар  һаман шулай якты йөзле, киң күңелле булып кала белгәннәр. Хайруллиннарның бу истәлекле көннәрендә аларны котлап балалары, оныклары, туганнары да килгән иде.

 Кама Тамагы мунициаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Алмаз Сәбирҗанов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова– котлаучылар арасында. Бәхетнең иң югары ноктасында булгандыр, мөгаен, бу мизгелләрдә Хайруллиннар. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан котлау сүзләре, аларның иң изге теләкләрен ишеттеләр һәм бу олы көннең истәлеге итеп почет кенәгәсенә имзалар куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International