Гаилә һәм спорт

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Менделеевск районы Турай мәктәбендә гаиләне  һәм  гаилә гореф-гадәтләрен ныгыту максатыннан “Әти-әни һәи мин – спорт гаиләсе”  дигән ярыш уздырылды. Чарага сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларында спортка карата мәхәббәт тәрбияләүче башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары килде.

 Ярыш вакытында залда үзара ярдәм итешү, үзара аңлашу һәм дуслык  атмосферасы хөкем сөрде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  Вәлиевлар  “Иң сәламәт гаилә”, Салиховлар “ Иң актив гаилә”, Төхвәтовлар, Әхмәетдиновлар, Хәмәтовлар, Нигъмәтҗановлар “ Иң спортчы гаилә”  дип табылды.

 Бергәләшеп уздырылган шушы чаралар ата-аналарны мәктәпкә якынайта.  Анннан ары чарага әзерләнгән һәм анда катнашкан вакытта гаиләләр тагын да ныгый бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International