Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе 2016 нчы елның башыннан «50 мәхәббәт юбилее» масштаблы проектын эшләтеп җибәрде. Шәһәребезнең 50 еллыгына, ГХАТ Идарәсе белгечләре, Түбән Камада яшәүче, беренче чиратта шәһәр белән бергә туган беренче төзүчеләр гайләләренең туй көнен илле бергә тормыш итү юбилеен танатаналы рәвештә үткәрергә ниятлиләр.
Туй юбилее – ул җылы, матур, гаилә туган көне һәм хисләрне җанландырырга менә дигән мөмкинлек. Чөнки бер-береңә туй көнендә шикелле нинди генә көчле мәхәббәт һәм хөрмәт булса да, вакытлар узу белән гаилә тормышында романтика көнкүреш проблемалар белән басыла.
Мондый бәйрәм дуслар һәм туганнар чакырып, онытылмас мизгелләрне, матур туй вакытларны яңадан искә төшерергә мөмкинлек бирәчәк.