Гаилә фестивале "Аталар һәм балалар"

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

2016 елның февраль ахырында Яшел Үзәндә беренче тапкыр әтиләр һәм балалар катнашында фестивале үтте. 38 яшел үзән гаиләләре балалар иҗаты Үзәге җыелып, үзләренең иҗади сәләтен күрсәтергә килделәр. Фестивальның төп максаты- Яшел Үзән районы җәмәгатьчелеге һәм барлык ата-аналар җыелып, әтиләрне балалар тәрбияләүгә җәлеп итү.
Иҗади гаиләгә ярдәм итәргә дип сәхнәгә аталар белән бергә, бабайлар да чыкты. Нинди генә жанрларда балалары һәм оныклары белән бергә талантларын күрсәтмәде: вокал, хореография, нәфис сүз, акробатик номер. Фестивальнең җюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм аларның фотолары белән төшкән календарьлар  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International