ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Азнакай балалар туу йортында аны 100 бала итеп теркәп куйдылар. Яңа туган баланың ата-анасына район башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы  туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Исламовлар гаиләсен эш урыннарындан килгән җитәкчеләре дә һәм туганнары да котладылар.

    Бүген үзенчәлекле көнне, 29 февральдэ, календарьда дүрт елга бер генэ килэ торган конне, Яшел Үзән шәһәрендә кыз бала туа.
    Сабый дөньяга 13 сәгать 20 минутта барлыкка килгән, аның авырлыгы -3040 гр., буе – 52 см. Бу көнне сайланма кешеләр махсус миссия белән туа дип санала. Шулаймы бу, юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Ә без сабыебызга бәхетле язмыш телибез.

 

Мамадыш районыда гомер итүче Рамил Гизатуллин Ватанны саклаучылар көненә иң зур бүләк отты. Нәкъ 23 нче февраль көнне тормыш иптәше Венера тәүге улларын алып кайтты. Бәхетле ата-ана малайларга сирәк очрый торган Сәид һәм Сәмир исемнәре сайлаганнар. Гарәб исемнәре сүзлегенә күз салсаң, “Сәид” исеме “Бәхетле, уңышлы”, ә Сәмир исеме “Әңгәмәдәш, гәптәш” дигән мәгънәгә ия.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь гаиләгә һәм балаларга җылы теләкләрен җиткереп, нык сәламәтлек,  гаилә бәхете, тормыш иминлеге теләп, гаилә башлыгына балаларның беренче документларын тапшырды.

     Биектау район узәк хастаханәсенен бала тудыру бүлегендә 29 февраль көнне 4 кг 290 гр  малай  туды. Бу сабый узенең туган көнен дүрт елга бер тапкыр гына белгеләп утәчәген белми әле.

    Төрле сынамышларга карамастан кәбисә елының 29 февраль көннне туган балалар бәхетле тормыш юлын утәләр.

29 нче февраль көнне Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында яшәүче Шәрипов Әхмәтзәки Шәрип улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әхмәтзәки абый Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш беткәннән соң туган авылына әйләнеп кайтып, гомер буе авылда яши. Ул иген үстерә, комбайнда эшли. Олы яшьтә булуына карамастан, ул эле бүген дә бик тырыш кеше. Аны туган көне белән котларга авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, аппарат җитәкчесе Роза Салдаева килде. Ветеранга исәнлек саулык, аңа рәхмәт әйтеп зур бүләк тапшырдылар.

    2016 елның февраль ахырында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәкләргә туу турында таныклык тапшырылды. 18 февральдә дөньяга ике менә дигән кыз килде, алар өчен әти-әниләре Асель һәм Азалия исемнәре сайладылар. 2016 елда бу инде өченче игезәкләр.

 

Кәбисә елы белән төрле мифлар, сынамышлар бәйләнгән. Күпләрне ул куркыта, кызыксындыра, ә кайберәүләр киресенчә, аны бәхет китерә торган ел диләр. Нарек белән Аракся нәкъ менә шундыйлар. Алар гаилә кору өчен үзенчәлекле 29 февральны сайлаганнар. Без яшьләрне ихлас күңелдән гаилә корган көннәре белән тәбрик итәбез, бәхетле тормыш телибез!

  Халык сынамышы буенча, кәбисә елында туй уздыру ышанычлы тугел, никахның кыска гомерле булуы бар. Бигрәк тә 29 февраль датасы игътибар үзәгендә, нәкъ менә шушы көн бөтенләй туйлар өчен туры килми.
 Әмма чын хисләргә бернинди дә ел киртә булмаячак. Чөнки ихлас һәм чын мәхәббәт өчен бернинди сынамышлар да куркыныч түгел.
2016 елның 29 февралендә Яшел Үзән яшь парлары -  Шарафеев Руслан һәм Лилия Туманова - язылышып моны исбат иттеләр.
Хөрмәтле яшь парлар! 29 февраль тормышыгызда иң бәхетле көннәрнең берсе булсын, гаилә бәхете һәм озын гаилә тормышы теләп калабыз.

 

29 февраль  - кәбисә елының 60 нчы көне. Һәр дүрт елга  бер генә  була торган көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  20 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова 20 яшьүсмерләрне җылы котлады һәм  миграция бүлеге специалисты Илүсә Исмагилова белән паспортлар тапшырды.

 

Чистай районы ЗАГС бүлеге  белгече  үзләрен гаилә бәйрәме белән котларга дип килгәч, Әдһәм Исхак улы һәм Ләлә Мифтах кызы Мөхәммәтшиннар шатландылар да, шул ук вакытта нык кына дулкынландылар да...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International