Яшел Үзәндә өченче игезәк

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

    2016 елның февраль ахырында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәкләргә туу турында таныклык тапшырылды. 18 февральдә дөньяга ике менә дигән кыз килде, алар өчен әти-әниләре Асель һәм Азалия исемнәре сайладылар. 2016 елда бу инде өченче игезәкләр.
Сабыйлар Марсель һәм Елена Ахметшиннар гаиләсендә туган, алар Яшел Үзән шәһәреннән. Яңа туган балалар гаиләдә беренче һәм икенче бала булып тудылар. Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, бәхетле ата-аналарны котлап, бүләкләр белән бергә, туу турында таныклык тапшырдылар.
Яшь гаиләгә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез, ә яңа туган балага – озын, якты һәм бәхетле язмышлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International