Халык сынамышы буенча, кәбисә елында туй уздыру ышанычлы тугел, никахның кыска гомерле булуы бар. Бигрәк тә 29 февраль датасы игътибар үзәгендә, нәкъ менә шушы көн бөтенләй туйлар өчен туры килми.
Әмма чын хисләргә бернинди дә ел киртә булмаячак. Чөнки ихлас һәм чын мәхәббәт өчен бернинди сынамышлар да куркыныч түгел.
2016 елның 29 февралендә Яшел Үзән яшь парлары - Шарафеев Руслан һәм Лилия Туманова - язылышып моны исбат иттеләр.
Хөрмәтле яшь парлар! 29 февраль тормышыгызда иң бәхетле көннәрнең берсе булсын, гаилә бәхете һәм озын гаилә тормышы теләп калабыз.