Котлавыгыз өчен рәхмәт

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Чистай районы ЗАГС бүлеге  белгече  үзләрен гаилә бәйрәме белән котларга дип килгәч, Әдһәм Исхак улы һәм Ләлә Мифтах кызы Мөхәммәтшиннар шатландылар да, шул ук вакытта нык кына дулкынландылар да...

Үзләренең алтын туйларын алар якыннары янәшәсендә, гаиләләрендә билгеләп үттеләр. Кызлары Светлана әти - әнисенә сөендереп торганнары, кайгыртулары өчен олы рәхмәт хисләрен җиткерде һәм үзе дә алар турында һәрчак кайгыртып, ярдәм итеп торачагын белдерде. Ирле - хатынлы Мөхәммәтшиннар котлаулары, игътибар күрсәткәннәре өчен Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, шулай ук мактаулы юбилярларның китабына кул куйдылар. Хөрмәтле юбилярлар, сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International